Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коткаручылары Ижевскидагы хезмәттәшләренә ярдәмгә китте
Коткаручыларның барлык кирәкле җиһазлары һәм кирәк-яраклары бар.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). “Идел буе төбәк эзләү-коткару отряды” филиаллары булган Казан һәм Чаллы отрядлары коткаручылары Ижевскиның Удмурт урамындагы ишелгән тугыз катлы йортта кичектергесез эшләр башкаруда ярдәм итәргә китте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстан коткаручылары Удмуртия башкаласындагы һәлакәт урынына 18.20 сәгатьтә чыгып киткән. Төркемдә 41 кеше, 7 эзли торган эт һәм 7 данә автотехника бар. Коткаручыларның барлык кирәкле җиһазлары һәм кирәк-яраклары үзләре белән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе аэромобиле кирәк булганда юлга чыгарга әзер тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз