Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коткаручылары Иделдәге утрауда бәлага юлыккан дүрт ир-атка ярдәм иткән
Балыкчыларның көймәсе Зөя һәм Васильево бистәсе арасында баткан.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районында Песчаный утравы янында Иделдә көймә баткан, дүрт балыкчыны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Иделдә Зөя һәм Васильево бистәсе арасында көймә батканлыгы хакында хәбәр килеп ирешә. Көймәдә балыкчыларның документлары һәм шәхси әйберләре дә булган.
Гадәттән тыш хәл урынына килгән Яшел Үзәннең Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Васильево бистәсенә 40, 18, 20 һәм 17 яшьлек дүрт ир-атны китергән. Аларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз