Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коткаручылары Идел буе федераль округы чемпионатында беренче урынны яулады
Алар барлыгы 12 медальгә лаек булды
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы җыелма командасы Оренбургта төгәлләнгән янгын сүндерү-гамәли спорт буенча Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәк үзәге чемпионатында беренче урынны яулады. Ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары 12 медальгә лаек булды, шуларның дүртесе – алтын, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Татарстан җыелма командасы составында 17 спортчы чыгыш ясады. Ярышлар биш төрдә үткәрелде. Штурм баскычы буйлап күтәрелүдә Татарстан атлеты Алексей Тарасов беренче урынга лаек булды. Ә яшүсмерләр арасында узган ярышларда барлык призлы урыннарны да Татарстанның яшь спортчылары яулады: Артур Абделхаликов – беренче, Илья Афанасьев – икенче, Камил Ибраһимов өченче урынны алды. Артур Абделхаликов һәм Камил Ибраһимов каршылыклар аша 100 метрга йөгерүдә дә уңышка иреште, алтын һәм бронза медальләргә лаек булды.
Урта яшьтәгеләр төркемендә Денис Леонтьев һәм Ислам Мөхәммәтҗанов штурм баскычы буйлап күтәрелүдә 1 һәм 2 нче урынны яулады.
Шул ук төркемдә чыгыш ясаган Никита Кирякин каршылыклар аша 100 метрга йөгерүдә - көмеш, шул ук дисциплинада барлык көндәшләрен артта калдырган Виктор Гришин – алтын медальгә лаек булды. Штурм баскычы буйлап күтәрелүдә беренче урынны яулаган Алексей Тарасов ике төр ярышта да сынатмады – бронза медаль белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Виктор Гришин һәм Алексей Тарасов үз дисциплиналарында Татарстан Республикасының элеккеге рекордларын яхшыртуга иреште.
Гомуми зачетта Татарстан командасы – беренче, Пермь крае вәкилләре – икенче, Сарытау өлкәсе спортчылары өченче урынга лаек булды.
Тиздән Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Идел буе төбәк үзәгенең иң көчле спортчылары белән тулыландырылган Татарстан командасы 25 июльдә Йошкар-Олада старт алачак Россия чемпионатының финал ярышларына әзерләнә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз