news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан коткаручылары адашкан гөмбәчене тапкан

Коткаручылар өч сәгать буе урманда 58 яшьлек ир-атны эзләгән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм үзе чыгар юлны таба алмаган.

Коткаручылар автомобильләрдә өч сәгать буе урман һәм кыр юлларын тикшергән. Алар урман буенча 50 км һәм кырлар буенча 10 км юл үткән. Нәтиҗәдә, Мамадыш районы Омар авылыннан 4 км ераклыкта гөмбәче табылган.

Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot