Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан космонавты Сергей Рыжиков Җиргә кайтты
Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Россия Федерациясе Герое Сергей Рыжиков Халыкара космик станциягә 73нче озак экспедициядә катнашканнан соң Җиргә кайтты.
Роскосмос матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү вакыты буенча 8:04 сәгатьтә «Союз МС-27» корабленең Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонатан Ким утырган аппараты Казахстанның Жезказган шәһәре районында җиргә төшкән.
Бу – Сергей Рыжиковның өченче космик очышы. Бу юлы ул 245 көн Җирдән читтә булган. Ул 5 августтан 7 декабрьгә кадәр Халыкара космик станция командиры булды (хәзерге вакытта вәкаләтләр астронавт Майкл Финкка тапшырылган).
Сергей Рыжиковның космоска беренче очуы 2016 елның октябрендә – 2017 елның апрелендә (Халыкара космик станциягә 50нче озак экспедиция), ә икенче очуы 2020 елның октябрендә – 2021 елның апрелендә (64нче озак экспедиция) булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз