news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан кошчылары быел 110 мең тонна кош ите җитештергән

Бу узган елга карата 118 процент тәшкил итә

(Казан, 30 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан кошчылары быел 110 мең тонна кош ите җитештергән. Бу узган елга карата 118 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр итте.
Быел 700 миллион данә йомырка җитештерелгән, бу узган елгы күрсәткечкә тигез. Киләсе елда кошчылар тавык йомыркасын сәүдә челтәренә агымдагы елга караганда 5–6 процентка күбрәк җибәрергә ниятли.
Моннан тыш, М.Алиев билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләренә күркә ите җибәрү күләме дә елдан–ел арта. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әлеге продукциянең тәүге партияләре (3 әр тонна) Татарстаннан Екатеринбург, Пенза һәм Пермьгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot