news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган төбәкләр арасында кала

Узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган төбәкләр арасында кала
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган Россия төбәкләре арасында кала. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

«Бер тәүлектә авыручылар саны артуы Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына тәшкил итә», диелгән инфекциягә каршы оператив көрәш буенча штаб хәбәрендә.

Чувашстан һәм Мәскәү өлкәсендә бер көндә авыручылар 0,6 процентка арткан. Коронавирус Чечня, Свердловск өлкәсендә, Марий Эль һәм Ханты-Мансийск автономияле округларында тиз тарала, анда авыртучылар бер көндә 0,7 процентка арткан.

Гомумән алганда, Россия буенча Covid-19 белән авыручылар көнгә 1,2 процентка арта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot