Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов Свердловск өлкәсе Сабан туеның баш батыры булды
Кичә Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округының Кадниково авылында Сабантуй бәйрәме узды. Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Сабан туеның баш батыры булып Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «Лада Гранта» автомобиле бүләк иттеләр. Машина ачкычын батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз