news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан көрәшчеләре яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә җиңде

Татарстан көрәшчеләре яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә җиңде
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, АНО «Спортинициатива»

15-18 декабрьдә Казанның «Тулпар» спорткомплексында 2005-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында бөек татар галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.

Турнирда 20 илдән 200дән артык спортчы бил алышты. Барлыгы 22 авырлык категориясендә – ирекле һәм классик стильдә медальләр уйнатылды. Бәйгегә Алжир, Мисыр, Иран, Кытай, Россия, Урта Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләреннән спортчылар килгән иде. Турнирда Россия командасы составында Татарстан көрәшчеләре дә көч сынашты.

Классик стильдә җиңүчеләр исемлеге:

62 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Ильяс Йосыпов

75 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Илдус Камалов

82 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Булат Москов

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, АНО «Спортинициатива»

  • Турнирны Халыкара билбау көрәше федерациясе (МФБП), Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм «Спортинициатива» АНО оештыра. Чара Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм билбау көрәше бөтенроссия федерациясе ярдәмендә уздырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot