news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан көрәшчеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концерты куя

Татарстан көрәшчеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концерты куя
Фото: Динар Зиннәтуллин

Татарстан көрәшчеләре Биектау районы Мүлмә авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәйрия концерты куя. Концерттан кергән акчаларны махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә җибәрәчәкләр.

Хәйрия концерты оештыру көрәш хөкемдарлары, тренерлар Мүлмә авылыннан Ленар белән Динар Зиннәтуллиннарның инициативасы була. «Яңа клуб ачкач, хәйрия концерты үткәрергә дигән нәзеребез бар иде», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Мүлмә авылы мәдәният йорты директоры Динар Зиннәтуллин.

«Татарстанда талантлы көрәшчеләребез күп. Җырчылар да, баянчылар да бар. Әле без белмәгән талантлы көрәшчеләр дә күп. Алар бөтенесе дә ризалаштылар. Ерак районнардан булган көрәшчеләр дә «киләбез», дип торалар. Мүлмә авылы мәдәният йортына республика күләмендә көрәшчеләрне, җырчыларны җыя алу үзе бер дәрәҗә. Аларга бик зур рәхмәт», – дип сөйләде ул.

Концертта Вил Усманов, Илназ Минвәлиев, Ильяс Халиков, Әбри Хәбриев, Айназ Гыймадиев, Муса Камалов, Салават Гәрәев, Дәниф Сәфиуллин, Радик Сабиров, Илнар Хөснуллин, Раил Гарипов, Рифат Салихҗанов, Илзар Закиров, Рәсим Галимҗанов, Мөнир Мәрдәнов, Булат Гыйльметдинов, Ринат Гарифуллин, Фаяз Зарипов катнашачак. Бу – Татарстан көрәшчеләреннән торган беренче хәйрия концерты.

«Көрәшчеләрдән торган зур хәйрия концертлары турында ишеткәнем юк иде. Беренчесе булсын, соңгысы булмасын. Беренче булгач, югары дәрәҗәдә үткәрергә иде», – дип уртаклашты Динар Зиннәтуллин.

Хәйрия концерты Мүлмә авылы мәдәният йортында 23 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100