news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан көрәшчеләре узган елның иң яхшы спортчылары исемлегенә керде

Татарстан көрәшчеләре узган елның иң яхшы спортчылары исемлегенә керде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы 2025 елның иң яхшы спортчылары исемлеген игълан итте. «Ел спортчысы» республика премиясе узган елның иң нәтиҗәле спортчыларына тапшырыла. Әлеге исемлектә Татарстан көрәшчеләре дә бар.

РФ милли көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, Татарстан һәм РФ чемпионатлары җиңүчесе, күп тапкырлар дөнья чемпионы Илназ Рамазанов – билбаулы көрәш, көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Илфат Миңнегалиев көрәш буенча ел спортчысы булып танылды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Олимпия программасына кертелмәгән спорт төрләре арасында иң яхшы федерация исеменә Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе лаек булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

news_right_1
news_right_2
news_bot