Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Үзбәкстанда милли көрәш буенча остаханәләр уздыра
Халыкара көрәш федерациясе делегациясе остаханәләр һәм халыкара ярышлар уздыру өчен Үзбәкстанга килде. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
Халыкара көрәш федерациясе идарәсе рәисе Равил Ногманов җитәкчелегендәге делегация көрәш буенча мастер-класслар һәм халыкара ярышлар уздыру өчен Үзбәкстанга килде. Чара үзбәк дәүләт физик культура һәм спорт университеты – илнең Үзәк спорт вузы базасында уза.
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
Катнашучылар өчен киңәйтелгән остаханәне көрәш федерациясе башкарма директоры Ришат Мөбәрәкҗанов, күп тапкыр дөнья чемпионы Динар Кәримуллин һәм университетның көрәш теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Нуриддин Чоршонбиев уздырган.
Чараларда Төрекмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Россия һәм Үзбәкстан спортчылары, шулай ук дөньяның 17 иленнән килгән университет студентлары катнаша. 1000нән артык студент арасыннан остаханәләрдә катнашу өчен 250 спортчы сайлап алынган, аларның 125 турнирда катнашу өчен алдагы сайлап алуда катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз