Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Россиянең атказанган спорт остасы исемен алды
Көрәш буенча тренерлар Россиянең атказанган тренеры исеменә лаек булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россиянең спорт министры Олег Матыцинның 15 нче сентябрьге 145 нче номерлы боерыгы нигезендә Татарстан көрәшчеләре Ренас Кәлимуллинга көрәш, Булат Мусинга билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме бирелде.
Шулай ук министрның 15 сентябрьдәге 146 нчы номерлы боерыгы нигезендә көрәш тренерлары Илнар Гәрәев белән Ришат Нургалиевка «Россиянең атказанган тренеры» исеме бирелгән.
- Ренас Кәлимуллин – көрәш буенча иң титуллы көрәшче. Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия, тугыз тапкыр дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. 2018 елда алыш буенча III бөтендөнья күчмә уеннар җиңүчесе. «Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Фото: © Салават Камалетдинов
- Булат Мусин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Татарстан, Россия, дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчесе. Күп тапкыр Яңа Чишмә районы Сабан туеның абсолют батыры, Казан Сабан туе абсолют батыры.

Фото: © Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз