Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда узган Азия Кубогында көч сынашты
27-31 августта Кыргызстан Республикасының Ысыккүл буенда урнашкан Чолпон-Ата шәһәрендә көрәш буенча халыкара Азия Кубогы турниры узды. Ярышларда дистәдән артык илдән килгән йөздән артык спортчы бил алышты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге ярышларда Россия данын Татарстанның танылган көрәшчеләре Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Илдус Камалов, Рафаэль Бильданов, Булат Москов, Артур Хәкимов һәм Радик Сәлахов яклады. Алар барысы да үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннар яулауга иреште.
Ярышлар тәмамлангач, көрәшчеләр шулай ук Кыргызстанда Чолпон-Атада узачак Бөтендөнья күчмә уеннарында катнашу өчен калды. Көрәш, иң мавыктыргыч һәм аутентик спорт төрләренең берсе буларак, уеннар программасының беренчел проектына кертелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз