Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда дөнья чемпионатында җиңү яулады
Көрәш буенча Россия җыелма командасы спортчылары Бишкәк шәһәрендә кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын һәм ике көмеш медаль яулады. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе хәбәр итә.
21-23 август көннәрендә Кыргызстан Республикасы башкаласы Бишкәк шәһәрендә Көрәш буенча халыкара ярышлар булды. Алар Кыргызстан халыкларының традицион көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм хапсагай якут көрәше буенча беренче дөнья чемпионаты белән берлектә узды.
Ярышларда дөньяның 35 иленнән 160 тан артык спортчы катнашты. Көрәш буенча турнирда 65 кг, 75 кг, 90 кг авырлык категорияләрендә һәм абсолют категориядә биш комплект медаль уйнатылды.
Ярышларда Россия җыелмасын көрәш буенча тугыз дөнья чемпионы тәкъдим итте, алар көрәш буенча ярышлардан тыш, үзләре өчен яңа булган дисциплинада – Кыргызстан хөкүмәте ярдәмендә һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыйр Жаппаров химаясендә уза торган Кыргызстан Президенты кубогында һәм дөнья чемпионатында катнаштылар.
Көрәш буенча Россия җыелма командасы спортчысы татарстанлы Алексей Абрамов 66 кг авырлык категориясендә кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионы титулына ия булды. Ислам Фәләхов һәм Ренас Кәлимуллин 72 кг һәм 90 кг авырлык категорияләрендә көмеш медаль яулады.
Ярышларны уздыру өчен Бишкәк шәһәренә Халыкара көрәш федерациясе делегациясе составында федерация вице-президенты Равил Ногманов, Россия көрәш сәнгате берлеге башкарма директоры Рамил Габбасов, шулай ук халыкара категорияле судьялар килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз