Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре командалар арасында узган Россия Кубогы ярышларында җиңде
Төмәндә командалар арасында узган Россия Кубогы ярышларында Татарстан көрәшчеләре беренче урынны яулады.
7-9 ноябрьдә Төмән шәһәрендә Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин призларына көрәш буенча командалар беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән иң көчле көрәшчеләр бил алышты. Барлыгы 7 авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнде.
Ярышларда беренче урынны Татарстан командасы яулады, Төмән өлкәсе командасы – икенче, Мордовия һәм Башкортстан өченче урынга лаек булды. Бәйгедә Татарстан данын танылган көрәшчеләр – Ренас Кәлимуллин, Марат Миначев, Альберт Ситдыйков, Илфат Миңнегалиев, Чыңгыз Агаларов, Ришат Гобәйдуллин һәм Ислам Кәримов яклады.
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
- Көрәш буенча шәхси Россия Кубогы ярышлары Казанда декабрь аенда узачак, аның кысаларында федерациянең хисап‑сайлау җыелышы планлаштырылган, анда спорт төрен үстерүнең төп мәсьәләләре каралачак, еллык эшләргә йомгак ясалачак һәм киләсе елга стратегик өстенлекләр билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз