Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Казанда узган Россия Кубогында 7 алтын медаль яулады
5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча Россия Кубогы узды. Ярышлар быелгы спорт сезонын тәмамлаган масштаблы вакыйга булды. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык көрәшче 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыгракка кадәр үлчәү авырлыкларында көч сынашты.
Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдинов яклады, нәтиҗәдә алар 10 үлчәү авырлыгының 7 сендә беренче урыннарны яулады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чарада тамашачыларны һәм көрәшчеләрне Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан көрәше федерациясе башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
«Әлеге ярышка Россиянең иң көчле көрәшчеләре җыелды. Кичә «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Без кабат бертавыштан Җәүдәт Миңнәхмәтовны Көрәш федерациясенең президенты итеп сайладык. Әлеге көрәш елын матур, көчле ярыш белән тәмамлыйбыз», –диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов киләсе елга көрәш буенча 28 ярыш узачагын ассызыклап узды.
«Көрәшчеләребезнең 28 тапкыр үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булачак», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җиңүчеләр исемлеге:
60 кг. үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
65 кг. үлчәү авырлыгында I урын – Ильяс Йосыпов
70 кг. үлчәү авырлыгында III урын урын – Ислам Кәримов
75 кг. үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
80 кг. үлчәү авырлыгында I урын – Данир Муликов
85 кг. үлчәү авырлыгында I урын – Рафаэль Кәлимуллин
90 кг. үлчәү авырлыгында II урын урын – Илнур Камалов
100 кг. үлчәү авырлыгында I урын – Егор Такарлыков
130 кг.га хәтле үлчәү авырлыгында I урын – Радик Салахов
130 кг. нан югары үлчәү авырлыгында I урын – Ранис Гыйләҗетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз