Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Гарәп Әмирлекләрендә көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашачак
26-29 ноябрьдә Фуджейрада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узачак. Анда катнашу өчен планетаның иң яхшы көрәшчеләре җыелачак. Турнирда рекордлы санда спортчылар катнашачак – Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасын колачлаган 35 дәүләттән якынча 350 атлет.
Илебез вәкилләре арасында Татарстан көрәшчеләре дә булачак: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов, Анастасия Грачева, Ренас Кәлимуллин һәм башкалар.
Ярышлар Zayed Sports Complex спорт комплексы аренасында узачак. Бу сәламәт яшьләр тәрбияләүгә һәм халыклар дуслыгын ныгытуга ярдәм итә торган әлеге борынгы спорт төрен популярлаштыру һәм үстерү өчен мөһим чара булачак.
Билбау көрәше халыкара федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин турнирны уңышлы уздырып җибәрүгә өмет белдерде. Ул шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенең дөньякүләм дәрәҗәдәге вакыйганы оештыруга керткән өлешен ассызыклады.
«Без дөньякүләм спорт җәмәгатьчелегендә билбау көрәшенең позицияләрен ныгытачак грандиоз чараның шаһитлары булачакбыз. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә чараны югары дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт. Билбау көрәше халыкара федерациясе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Спорт министрлыгының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Гарәп Әмирлекләренең традицион «әл мутараха» көрәше дә алга таба үсеш алачак, дип ышанам. Катнашучыларга гадел көрәштә матур җиңүләр, тренерларга югары казанышлар, ә тамашачыларга онытылмас тәэсирләр телим», - дип белдерде Хәбир Хәбибуллин.
Татарстан Республикасы спорт министры бу чараның традицион көрәшне алга таба үстерү өчен мөһим булуын билгеләп үтте:
«Татарстан – билбау көрәшен үстерү үзәкләренең берсе. Аның өчен бу спорт төренең дөньяның иң көчле атлетларын берләштерүен күрү зур дәрәҗә. Бу күп гасырлык традиция, мәдәниятләрне һәм халыкларны тоташтыручы күпер. Һәр спортчыга үз көченә ышануын һәм матур җиңүләр яулавын телим. Җиңү иң көчле көрәшченеке булсын!» - диде Владимир Леонов.
Катнашучы илләр арасында Әфганстан, Әрмәнстан, Беларусь, Бангладеш, Болгария, Бөекбритания, Вьетнам, Ганна, Гонконг, Греция, Мисыр, Замбия, Һиндстан, Иордания, Иран, Йемен, Казахстан, Колумбия, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Монголия, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Польша, Россия, Румыния, Сирия, Таҗикстан, Тунис, Төркия, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз