Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре Дубайда узган халыкара ярышларда һәм остаханәләрдә катнашты
11-13 декабрьдә Дубайның «Kuma Team» спорт залында билбау көрәше буенча масштаблы чаралар: остаханәләр һәм халыкара ярышлар узды. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә оештырылган әлеге чарага Россия көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов җитәкчелегендә Россия җыелма командасы да килде. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программа кысаларында грек‑рим көрәше һәм көрәш буенча берләштерелгән остаханәләр узды. Аны танылган спортчылар – грек‑рим көрәше буенча Россия чемпионы, Көрәш буенча дөнья кубогы җиңүчесе, халыкара класслы спорт остасы Марат Гарипов уздырды. Шулай ук күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионнары Динар Кәримуллин, Азат Габдрәшитов, Ранис Гыйләҗетдинов, Артур Хәкимов, Раил Сәлахетдинов һәм Радик Сәлахов көрәш буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз