Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булды
26-29 ноябрьдә Фуджейрада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ярышларда катнашу өчен планетаның иң яхшы көрәшчеләре җыелды. Турнирда рекордлы санда спортчылар катнашты – Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасын колачлаган 35 дәүләттән якынча 350 көрәшче бил алышты.
Бәйгедә Россия командасы арасында Татарстан көрәшчеләре дә бар иде: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов, Анастасия Грачева, Ренас Кәлимуллин төрле авырлыкларда көч сынашты.
Нәтиҗәдә татар көрәшчеләре 6 үлчәү авырлыгында медальләр яулады:
62 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
68 килограмм үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
75 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Илназ Рамазанов
82 килограмм үлчәү авырлыгында II урын – Айнур Нургалиев
90 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Ренас Кәлимуллин
100 килограмм үлчәү авырлыгында I урын – Эльдар Хәмитов
- Катнашучы илләр арасында Әфганстан, Әрмәнстан, Беларусь, Бангладеш, Болгария, Бөекбритания, Вьетнам, Ганна, Гонконг, Греция, Мисыр, Замбия, Һиндстан, Иордания, Иран, Йемен, Казахстан, Колумбия, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Монголия, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Польша, Россия, Румыния, Сирия, Таҗикстан, Тунис, Төркия, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз