news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды

Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бүген, 15 февраль көнне, Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды. Хәзер федерацияне Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин җитәкләячәк. Аны президиум утырышында бертавыштан сайладылар.

«Һәр әйбернең башы булган кебек ахыры да була, әлеге карар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшеп кабул ителде», – диде Татарстан Көрәш федерациясенең элеккеге рәисе Марат Әхмәтов.

  • 2001 елдан Көрәш федерациясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән иде, ул үз теләге белән вазифасыннан китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot