Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Көрәш федерациясе рәисе вазифасына ике кандидат исеме билгеле
Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланачак. Сайлаулар 15 февральгә, Муса Җәлил истәлегенә турнирның өченче көненә, 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Рәислеккә кемнәр дәгъва кылуы турында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.
«Кандидатлардан Марат Готович (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов – ТИ.), Рөстәм Гәлимуллович (Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин –ТИ.) каралачак. Шимбә көнне барысы да билгеле була. Марат Готович федерацияне озак еллар алып бара, телләр комиссиясендә дә эшли, зур хезмәт башкара. Ул һәрвакыт безнең белән, без аңа бик рәхмәтле. Әмма кайбер үзгәрешләр булыр дип көтелә. Анысын инде президиум хәл итә. Мин бу мәсьәләгә кысыла алмыйм», – диде ул.
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков
Тулы исемлек 15 февраль көнне билгеле булачак.
«Безнең яңа рәис сайлау теләгебез бар. Төгәлрәк шимбә көнне сөйләшербез. Кем буласын әйтә алмыйм, бүген моны Аллаһы тәгалә генә белә», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
- Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ачык турнир 13-15 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узачак. 62нче тапкыр үткәрелүче ярышта 40тан артык команда һәм 350дән артык көрәшче катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз