Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иң яхшы видеороликка бәйге уздырыла
Конкурс эшләре Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча кабул ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Конституция суды республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Татарстан Республикасының студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы мәгълүмати ярдәме белән Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иң яхшы видеороликка бәйге уздыра. Ул гражданнарга хокукый тәрбия бирү, аларның социаль-хокукый активлыкларын арттыру һәм халыкның хокукый мәдәниятен үстерү максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча Татарстанның Конституция судына теләсә нинди электрон җайланмада (CD яки DVD диск, флеш-туплагыч (накопитель) AVI форматында видеоролик һәм бәйге таләпләре буенча язылган гаризаны җибәрергә кирәк.
Конкурс эшләрен, шул исәптән аларның конкурс таләпләренә туры килүен бәяләү, җиңүчене билгеләү оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Конкурс нәтиҗәләре, җиңүче исеме һәм бүләкләү тантанасы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Гаризалар кабул итү өчен,Татарстан Республикасы Конституция судындагы фәнни-аналитик бүлек аппаратының әйдәп баручы киңәшчесе Р.С.Садыйков җаваплы итеп билгеләнгән.
Элемтә өчен телефон: (843) 264-74-86, электрон почта адресы: Rustam.Sadykov@tatar.ru).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз