news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан Казанда “Акыл фабрикасы” лекторие уза

Спикерлар - Айрат Фәйзрахманов, Тәбрис Яруллин, Фәндәс Сафиуллин.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", Гөлүзә Гыймадиева). Бу минутларда Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан “Акыл фабрикасы” лекторие бара. "Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, декларация һәм килешү" дигән темага лекторийны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее берлектә оештыра.

"Дөресен генә әйткәндә, мин теманы сайлаганда гади татарстанлыны нинди тема кызыксындыра икән дип уйлыйм. Гади казанлы, татарстанлы Конституциянең туган көне турында ишетте, ди. Ул аны күрә дә, уйлый: әйе, әйбәт булган икән. Һәм бетте. Аерым кешеләр аның белән кызыксына, әмма безнең яшьләребез бу хакта нәрсә белә икән, аның аерым бер матдәләрен атый аламы икән? Без монда яшәргә теләбез, үзебезнең киләчәкне төзергә телибез икән, без үзебезнең хокукларны белергә тиешбез. Шуннан менә бу лекторийны үткәрү фикере туды", - диде лекторийны ачып, Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Биредә “Акыл фабрикасы” оештыручылары “Татарстан моделе нәрсә ул? Республика Конституциясенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге – ул нинди?“ дигән сорауларга җавап эзлиячәк, халыкара тәҗрибә турында фикер алышачак.

Хәзеге вакытта Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан уздырылган “Акыл фабрикасы” лекториенда спикерлар - Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясый.

Аларның сүзен “Республика нигезләре: Декларация, референдум, Конституция. Татарстан Конституциясе ничек төзелде?” темасы белән җәмәгать эшлеклесе, 1990-1995 һәм 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы парлемент депутаты, 1999-2003 елларда Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин дәвам итәчәк.

Лекторийның ахырында “Ябалак” берләшмәсе катнашучыларны командаларга бүлеп, интеллектуаль уен оештырачак. Бу чара һәркемгә кызыклы сорауларга җавап эзләп, яңа белемнәр тупларга мөмкинлек бирәчәк. "Уенны да без юкка гына оештырмыйбыз. Бала әйберләрне уйнап өйрәнә. Без дә шул ысулга басым ясарга булдык", - диде Тәбрис Яруллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100