Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Конституция суды 2022 елның июлендә эшләүдән туктый
Яһүдин аңлатканча, регламент Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Конституция суды киләсе елның җәендә эшен туктатачак.
«Татарстан Конституция суды ничек эшләгән, шулай ук федераль закон кабул ителгәнче гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу 2022 елның июленә кадәр», — дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин республика парламентының 28нче утырышында.
Яһүдин аңлатканча, регламент Россия һәм Татарстан законнарына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә үзгәрә. Аерым алганда, алар 2020 елның 8 декабрендәге федераль конституцион закон кабул ителү белән бәйле. Узган елның 19 декабрендә үз көченә кергән закон нигезендә РФ субъектларының конституция (устав) судлары яңа эшләр кабул итми, ә мондый судларның яңа судьялары билгеләми. 2023 елның 1 гыйнварына кадәр конституцион судлар бетерелергә тиеш.
«Шуңа бәйле рәвештә регламенттан Татарстан Конституция суды судьяларын сайлау тәртибе турындагы 20 бүлекне төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Шулай ук Дәүләт Советы, аның комитетлары һәм депутатларының республика Конституция судына мөрәҗәгать итү тәртибен күздә тоткан үзгәрешләр кертергә кирәк», — диде парламентарий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз