Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң 200гә якын закон яңадан эшкәртелә

Татарстанда республика Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң 200гә якын төбәк законын яңадан эшкәртү бурычы тора. ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы комитетлары каршындагы экспертлар советы рәисләре белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Конституциягә үзгәрешләр кертелде. Якын арада безгә профиль комитетлары аша 200гә якын законны яңадан әзерләргә һәм конституцион төзәтмәләргә туры китереп, республиканың гамәлдәге кануннарына үзгәрешләр кертергә туры киләчәк», - дип ачыклык кертте Дәүләт Советы Рәисе.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, алда җитди эш тора, чөнки һәр закон төгәл һәм дөрес билгеләнгән норма таләп итә. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстан Президенты карарларына да үзгәреш кертеләчәк, чөнки «аларда да яңартылган Конституциядә урын алган нормалар бар», дип яза «Татар-информ».
«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 26 гыйнварда «ТР Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында»гы законны имзалавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.