news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саха Республикасына Татарстан көннәренә килгән делегацияне чәкчәк белән каршы алдылар

Саха Республикасына Татарстан көннәренә килгән делегацияне чәкчәк белән каршы алдылар

Саха Республикасында Татарстан көннәре була. Казаннан беренче делегация бүген Якутск шәһәренә килде.

Платон Ойунский исемендәге аэропортта кунакларны татар җәмгыяте һәм Якут мәдәният һәм сәнгать көллиятенең фольклор төркеме вәкилләре каршы алды. Милли киемнәр кигән балалар татарстанлыларны чәкчәк һәм ат койрыкларыннан ясалган бәйләмнәр (якут телендә «дэйбиир» дип атала) сәламләде.

«Бу йола кунакларны явыз рухлардан сакларга ярдәм итә», – дип аңлаттылар «Татар-информ»» хәбәрчесенә.

Беренче рейс белән Якутскка 185 кеше килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт архивы, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре дә килгән иде.

Делегация составында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Буа драма театры, Алабуга музей-тыюлыгы, «Татаркино», кинематографистлар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре бар.

Якутск шәһәрендә 22-25 июньдә Татарстан көннәре узачак, аның барышында Якутия халкын һәм кунакларын республика мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру өчен киң программа тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot