Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан конкурста җиңгән авылларга 24,4 млн сумнан трактор сатып ала
Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Татарстанның Кукмара һәм Буа районнары авыл җирлекләре ихтыяҗлары өчен «Беларус» тракторларын китерүгә 24,4 млн сумлык ике электрон аукцион урнаштырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу авыл хуҗалыгы техникасын җирлекләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 29 августындагы 614 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан Татарстан районнарының авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсы йомгаклары буенча алачаклар.
Конкурста җиңгән Яңа, Нырта, Ятмас Дусай, Каенлык, Исәк, Нурлат, Мөкерле, Черки-Килдураз һәм Кошки-Шемяк авыл җирлекләренә яңа тракторлар биреләчәк.
Шулай итеп, кимендә 80 ат көченә ия тугыз трактор сатып алу планлаштырыла. Һәрберсенең бәясе 2,7 млн сумнан артык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз