news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Композиторлар берлегенең медиа-архивлы сайты барлыкка киләчәк

Татарстан Композиторлар берлегенең медиа-архивлы сайты барлыкка киләчәк
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан Композиторлар берлегенең үз сайты барлыкка киләчәк. Аны концерт сезоны тәмамлангач, 4 июльдә, эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Без бу сайтны инде ел ярым эшлибез. Концерт сезонын 4 июльдә Камал театры оркестры белән берлектә тәмамлыйбыз. Шул көнгә сайтны да эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал.

Сайтның төп үзенчәлекләренең берсе «медиа-архив» булачак, диде Камал. Анда иҗади берлеккә керүче композиторларның — хәзерге вакытта иҗат итүчеләрнең дә, инде арабыздан киткәннәрнең дә хезмәтләре тупланачак.

Сайтта шулай ук концертлар турында һәм Композиторлар берлеге белән бәйле башка мәгълүматны белергә мөмкин булачак.

«Элек тә сайт бар иде, әмма анда, белүемчә, иминлек белән бәйле проблемалар килеп чыкты. Аны ватып керделәр. Яңа сайт яңа технологияләр буенча ясалган», — дип сөйләде Ильяс Камал.

news_right_1
news_right_2
news_bot