Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан компанияләренә үзләренең социаль нәтиҗәлелеген бәяләргә тәкъдим итәләр
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны республиканың 15 сентябрьгә кадәр биреп була.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан компанияләренә «Россидә югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр.
Чараның төп бурычы — социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү, дип хәбәр итә оештыручылар.
Якынча 15 номинация каралган. Аерым алганда, производстволы өлкәдәге һәм производствосы булмаган өлкә оешмаларында эш урыннары булдыру, җитештерүдә травматизмны һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар потенциалын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру, социаль партнерлыкны үстерү һәм гаиләле хезмәткәрләргә яхшы шартлар тәкъдим итү.
Моннан тыш, «Югары социаль нәтиҗәлелекле кече оешма», «Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен» һәм «Оешмада инвалидларны эшкә урнаштыру өчен» категорияләре дә каралган.
Региональ һәм федераль этапларда катнашу бушлай. Шул ук вакытта бу конкурста хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары булган оешмаларга катнашу рөхсәт ителми.
Катнашу гаризаларын бу елның 15 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кабул итә. Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе министрлык сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз