Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коммуналь челтәрләрнең тузуына каршы көрәшкә миллиард сум акча юнәлдерәчәк
Коммуналь инфраструктураны вакытында модернизацияләү халыкка сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүне өзлексез тәэмин итәргә, оешмаларның энергия нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Казанда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«Коммуналь челтәрләрнең тузуы җитди мәсьәлә булып кала. Кайбер районнарда ул кискен дәрәҗәгә җитә, бу ресурсларны нәтиҗәсез файдалануга китерә һәм тарифлар үсешенә йогынты ясый. Коммуналь инфраструктураны вакытында модернизацияләү халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүне өзлексез тәэмин итәргә, оешмаларның энергия нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.
Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россия Төзелеш министрлыгы белән меморандум имзалады, аның нигезендә 2026 елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүгә тариф чыганаклары хисабына 1 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
«Муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыкларыннан Төзелеш министрлыгы, Сәнәгать министрлыгы, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу схемаларын вакытында яңартуны һәм инвестиция программаларын эшләүгә техник йөкләмәләр бирүне тәэмин итүләрен сорыйм», – дип ассызыклады Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз