Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан коммерцияле булмаган оешмалары Мәскәү һәм Петербург белән көндәшлек итәргә әзер
Президент грантлары конкурсында җиңүче лидер төбәкләр рейтингында Татарстан 10 нчы урыннан 3 нче урынга күтәрелгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан коммерцияле булмаган оешмаларының президент грантлары көрәшендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан алга чыгу мөмкинлеге бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумында белдерде.
Казанның “Корстон” комплексында форумда социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар һәм республиканың гражданлык җәмгыяте вәкилләре һәм республика җитәкчелеге катнаша.
Татарстан беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 20 грант белән җиңүче лидер төбәкләр рейтингында 10 урынны гына биләгән. Ә икенче юлы 69 проект хупланган һәм республика Мәскәү белән Сант-Петрбургтан гына калышкан.
“Әгәр без җиңүчеләр өчлегенә эләккәнбез икән, кемнедер узарга мөмкинлегебез бар. Бу катлаулы, әмма моның өстендә эшләячәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз