news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан командасы «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалына Сахалинга китте

Татарстан Республикасы делегациясендә 155 кеше бар.

Татарстан командасы «Яшь профессионаллар» чемпионаты финалына Сахалинга китте
Рамиль Гали

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI милли чемпионатының финалына юл тотты. Конкурс 8-12 августта Көньяк Сахалинда узачак.

Республика җыелма командасы составына финалда катнашу өчен 44 компетенция буенча - 58, «Ворлдскиллс юниор» компетенцияләре буенча 23 конкурсант сайлап алынган.

Татарстан Республикасы делегациясе иң зурлардан санала, анда барлыгы 155 кеше керә. Алар арасында чемпионатта катнашучылар, экспертлар, озата баручы командалар һәм психологлар бар.

Бу – WorldSkills дөньякүләм чемпионаты финалында (ул 2019 елда Казанда узачак) Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына эләгү өчен соңгы мөмкинлек.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100