news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан командасы Яшь экологларның төбәкара слетында җиңүче булды

Татарстан командасында республика данын биш укучы яклады.

Татарстан командасы Яшь экологларның төбәкара слетында җиңүче булды
eco.tatarstan.ru

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). 26-28 июньдә Кырымның Саки шәһәрендә Яшь экологларның төбәкара слеты булды. Чара илнең 15 төбәгеннән: Башкортстан, Бурятия, Вологда, Иркутск, Калмыкия, Калуга, Карелия, Түбән Тагил, Омск, Оренбург Пенза, Татарстан, Чиләбе, Югра, Кырым Республикасыннан яшь табигать сакчыларын берләштерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы командасында биш укучы - Базеев Даниил, Вәлиева Камилә, Гайнуллина Элина, Гайнуллина Гөлсем һәм Кузьмин Никита чыгыш ясады. Аларның барысы да – "Танкодром" Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның "Татарстан экомирасы. Сакларбыз һәм күбәйтербез!" премиясендә җиңүчеләр.

Слет кысаларында балалар видеофильм форматында туган төбәкнең махсус сакланучы табигать территорияләрен һәм уникаль табигый объектларны презентацияләде, брейн-ринг интеллектуаль экологик уенында катнашты, шулай ук "Экомода" дефилесында, "Минем Ватанымның уникаль табигать почмаклары" фотоконкурсында һәм экологик әкиятләр конкурсында чыгыш ясады.

Барлык этапларның йомгаклары буенча, Татарстан Республикасыннан "Экоэра" командасы җиңүче булып танылды. Икенче урынны - Калмыкия Республикасыннан "Тере мирас" командасы, өченче урынны Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһреннән "Минем ватаным – Урал" командасы яулады. Җиңүчеләргә Кырым Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кубоклары һәм грамоталары бирелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot