news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан командасы WorldSkills Russia чемпионатында “Эшмәкәрлек” компетенциясендә җиңде

Алар туристларга республиканың истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек бирүче мобиль кушымта проектын тәкъдим итте.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Татарстанның җыелма командасы Көньяк Сахалинда узган "ВорлдСкиллс Россия" эшче һөнәрләр чемпионатында “Эшмәкәрлек” компетенциясендә җиңде. Бу хакта Татарстанның Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

VI Илкүләм чемпионатның финалында Россия төбәкләреннән барлыгы 700дән артык конкурсант катнашты.

Казан илүкләм техник университеты (КАИ) студентлары Анастасия Таҗиева  белән Камилә Гайнуллина бизнес-планлаштыру нигезләре, проектны финанслау үзенчәлекләре, маркетинг һәм башка мөһим белемнәрен күрсәтеп, югары бәя алды. Моннан тыш, аларның инглиз телен яхшы белүләре күренде.

Татарстан командасы  “Quest Guide” мобиль кушымтасын бизнес-проектын тәкъдим итте. Ул туристларга республиканың истәлекле урыннары белән интерактив уен режимында танышырга мөмкинлек бирә. 

Татарстан командасы чемпионатта 27 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза медаль яулапикенче урынны алды. Медальләр зачетында лидерлар сафында шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бар.

Россия чемпионаты призерлары 2019 елда Казанда үтәчәк дөнья чемпионатында катнашачак җыелма командага керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot