news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан командасы Самара өлкәсендә билбау көрәше турнирында икенче урын алды

Командалар арасында беренче урынны Самара өлкәсе, өченче урынны Башкортстан командасы алган.

Татарстан командасы Самара өлкәсендә билбау көрәше турнирында икенче урын алды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 27- 28 сентябрь көннәрендә Самара өлкәсе Шенталы районының Четырла авылында билбау көрәше буенча турнир узды. Татарстан көрәшечеләре командасы икенче урын яулады. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Ярышларга Самара өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан республикалары спортчылары килгән. Барлыгы 80 көрәшче бил алышкан.

Турнир балалар һәм олылар арасында унбиш авырлык категориясендә шәхси һәм команда зачетында үтте.

Командалар арасында беренче урынны Самара өлкәсе алды. Икенче урынны Татарстан Республикасы, өченче урынны Башкортстан Республикасы командалары яулады., диелә хәбәрдә.

Чарада Шенталы муниципаль районы башлыгы А. М.Лемаев, Четырла авыл җирлеге башлыгы А. Н.Сидоров, генерал-майор Н. А.Сидоров, Чабаксар шәһәренең «Көрәш» төбәкара Федерациясе Президенты, спорт мастеры В. П. Васильев, Самара төбәк «Десантчылар һәм махсус билгеләнү бүлекчәләре берлеге» ветераннар иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Р. Н. Нишанов катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100