news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан командасы «Россия студентлар язы»нда Гран-прига лаек булды

Татарстан командасы «Россия студентлар язы»нда Гран-прига лаек булды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда «Россия студентлар язы»XXXIII бөтенроссия фестивале тәмамланды. Гран-прины Татарстан командасы алды.

Казанда узган фестивальгә илнең 82 төбәгеннән 2 меңнән артык студент килде. Алар дүрт көн дәвамында ун иҗат юнәлешендә үз номерларын күрсәтте. Быел фестивальнең төп темасы Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елына багышланганды.

Фестивальне ябу тантанасында «Баскет-холл» сәхнәсендә иҗади мәйданчыкларда үзен күрсәткән иң яхшы коллективлар чыгыш ясады, шулай ук җиңүчеләр бүләкләнде.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров искәрткәнчә, «Россия студентлар язы» инде дүртенче тапкыр Татарстанда үтә. Моңарчы фестиваль Казанда 2001, 2009 һәм 2016 елларда узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot