Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан командасы «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында 7 алтын медаль яулады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Түбән Новгородта Һөнәри белем бирү федераль технопаркында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты финалы тәмамланды. Чемпионат 25-30 майда узды. Катнашучылар 24 компетенциядә ярышты: төп яшь категориясендә 15 компетенция, юниорлар категориясендә – 9. Бу хакта «ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы төп категориядәге 13 компетенциядә һәм юниорлар категориясендәге 5 компетенциядә катнашты. Республика җыелма командасы составында 41 кеше чыгыш ясады: 18 конкурсант, 18 эксперт-остаз һәм 5 озата баручы.
Нәтиҗәләр шәхси һәм команда зачетлары нигезендә ясалды. Команда зачетлары быел беренче тапкыр үткәрелде.
Ярышлар нәтиҗәләре нигезендә Татарстан җыелма командасы шәхси зачетта 1 алтын, 6 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады. Команда зачетында исә республика 6 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медальгә лаек булды. Гомумән алганда, татарстанлылар 7 алтын, 10 көмеш һәм 6 бронза медальгә ия булды.
Чемпионатның киләсе этаплары Калугада 25-30 августта һәм Санкт-Петербургта ноябрь азагында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз