news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан командасы ислам илләре арасында III Халыкара хоккей турнирында җиңде

Казанда 8 июньнән 11 июньгә кадәр «Татнефть Арена» бозында ислам илләре арасында ОРХИС Кубогына III Халыкара хоккей турниры узды. Турнирны Ислам илләрендә хоккейны үстерү оешмасы химаясендә «Татнефть» компаниясе оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген татарстанлылар Иран Республикасы командасы белән очрашты һәм аларны 8:3 исәбе белән җиңде. Татарстан Республикасы җыелма командасы В төркеме чемпионы булды.

Ярышларда Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Ливан, Бәхрәйн, Иран һәм Оманнан 8 һәвәскәр команда катнашты. Турнирда Россияне Татарстан Республикасының һәвәскәрләр җыелма командасы тәкъдим итте, анда республика мөселманнары уйный. ОРХИС – Казанда 2023 елда оештырылган Ислам илләре хоккеен үстерү оешмасы.

Хоккей 3х3 – кечерәк (34х18 м) мәйданчыкта актив үсә торган уен форматы, командада уенчылар саны азрак, уйнау тизлеге – югары. Матч җиде минутлык өч өлештән тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot