news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан командасы Идел буе округының наркологлар арасында футбол турнирында җиңде

24 сентябрьдә Татарстан медиклары арасында спартакиаданың финал этабы узачак.

Татарстан командасы Идел буе округының наркологлар арасында футбол турнирында җиңде

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда «Кубок 5 лет ФК РНД» Идел буе федераль округының наркологик диспансерлар һәм тернәкләндерү үзәкләре командалары арасында мини-футбол турниры тәмамланды.

Ярышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры, Ульяновск өлкәсе клиник наркология хастаханәсе һәм Татарстанның тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре командалары катнашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Медицина хезмәткәрләре үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм республикада яшәүчеләрне спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итәләр», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко.

24 сентябрьдә Татарстан медиклары арасында спартакиаданың финал этабы узачак, дип искәртте министр урынбасары.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100