Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан командасы Фиджитал-спорт буенча Беренче Россия кубогында өченче урынны алды
Раменскийда «Борисоглебский» МФСК базасында «двоеборье-тактик ату» дисциплинасында Фиджитал – спорт буенча Россия Кубогы узды. Турнирда илнең төрле төбәкләреннән 11 команда катнашты. Ярышларда Татарстан Республикасыннан «Легион» командасы бронза медаль алды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашучылар ике сегментта ярыштылар: башта Counter-Strike 2 тактик симуляторында уйнадылар, аннары лазертаг-мәйданчыкка күчтеләр. Җиңүче нәтиҗәләр суммасы буенча билгеләнде. Беренче урынны Ростов өлкәсеннән «Черепаха ДГТУ» командасы алды, икенче урында – Ульяновск өлкәсеннән «Комета Junior» командасы.
«Фиджитал-спорт бүген бөтен Россия буенча актив үсә. Ике төр ярыш – тактик ату аерым урын алып тора һәм физик әзерлекне, тактик фикерләүне һәм цифрлы технологияләрне үзләштерүне берләштереп, төп дисциплиналарның берсе булып кала. Россия кубогы – иң көчлеләрне билгеләү мөмкинлеге генә түгел, тәҗрибә уртаклашу, спорт җәмәгатьчелеген үстерү һәм хәрәкәтебезне популярлаштыру өчен мөһим мәйданчык та. Мондый ярышлар яңа исемнәр ача һәм яшьләрне рухландыра», – дип билгеләп үтте Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе президенты, Олимпия чемпионы Никита Нагорный.
Җиңүчеләр Россия җыелмасы составына керде, ә иң яхшы сигез команда «Сириус» федераль территориясендә узачак Россия чемпионатына юл тотачак. Ярышлар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге Үзәге, «Сәламәт Ватан» хәрәкәте һәм Россия Спорт фонды ярдәмендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз