Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан колонияләрендә узган елда 17 хөкем ителгән зат коронавирус белән авырган
Коронавирус таралуын кисәтү максатыннан, узган елда төрмәләрдә туганнар белән озак вакытлы күрешүләр тыелган.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан колонияләрендә узган елда 17 хөкем ителгән зат коронавирус белән авырган.
Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская бу хакта ТР Дәүләт Советының 29 нчы утырышында докладында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республика төрмәләрендә 9 меңнән артык кеше җәзаларын үтәвен исәпкә алганда, нибары 17 кешенең авыруы — түбән күрсәткеч.
«Суд карары буенча хөкем ителүчеләр башта ике атналык карантин уза, аннары гына отрядка күчә, бу инфекция йогуга киртә булып тора», — диде Сабурская. Ул бүген хөкем ителгәннәрнең 89 проценты ковидтан вакцинация узганын әйтте. Алар арасында иммигрантлар, гражданлыгы булмаган затлар да бар. Шундый барлыгы 600 дән артык кешегә прививка ясалган.
«Коронавирус таралуын кисәтү максатыннан, узган елда төрмәләрдә туганнар белән озак вакытлы күрешүләр тыелды. Очрашуларга бары тик вакцинация 80 процент дәрәҗәсендә булса һәм QR-кодлар күрсәтеп кенә рөхсәт булды», — дип сөйләде Сәрия Сабурская.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз