news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан колонияләрендәге кебек шартлар беркайда да юк – Камил хәзрәт Сәмигуллин

Һәр колониядә намаз бүлмәләре, мәчетләр бар.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарстан төзәтү колонияләрендәге кебек шартлар беркайда да юк”, – диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул бу фикерне бүген Питрәч районының Пановка авылында урнашкан 2нче төзәтү колониясе мөселман тоткыннары белән очрашу вакытында белдерде.

“Күп җирләрдә йөрибез, имамнар белән аралашып торабыз. Әмма Татарстан төзәтү колонияләрендәге кебек шартлар бер генә төбәктә дә, бер генә республикада да юк. Республиканың һәр төзәтү учреждениесендә намаз бүлмәләре яки мәчетләр бар. Аларда махсус әзерлекле имамнар эшли. Татарстан колонияләрендә 600дән артык дин тотучы мөселман бар. Аларның иң күбесе – Казанның 5нче төзәтү колониясендә. Монда барысы 200 кеше дин юлында”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мөфти сүзләренчә, ТР Диния Нәзарәте озак еллардан бирле Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук “Социаль тернәкләнү һәм адаптация” автоном оешмасы ярдәмендә элеккеге тоткыннар эшчәнлеген күзәтүдә катнаша.
2017 ел башыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казанның 2нче, 18нче, Яшел Үзәннең 5нче, Мамадыш районында урнашкан 17нче төзәтү колонияләрендә һәм Чуваш Республикасында урнашкан хатын-кызлар колониясендә булып, дин кардәшләребез белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100