news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан колонияләре Мәскәүгә 10 миллион сумлык продукция озатачак

23нче «Металл-Экспо» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә продукция китерү турында килешүләр төзелде.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан колонияләре Мәскәүгә 10 миллион сумлык продукция озатачак. Россия башкаласында узган 23нче «Металл-Экспо» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә шул хактагы килешүләр имзаланды, дип хәбәр итә Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«Металл-Экспо» күргәзмәсе ведомство хезмәткәрләренә берничә эшлекле очрашу үткәрергә мөмкинлек бирде. Аларда республика төзәтү учреждениеләрендә металл кою производствосын үстерү һәм заказ бирүчеләрне эзләү хакында фикер алыштылар. Биредә Россия җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстандагы учреждениеләрендә җитештерелә торган әзер продукция җибәрү һәм чимал, материаллар, комплектлау җиһазлары сатып алу турында башлангыч килешүләр төзелде.

«Металл-экспо» күргәзмәсендә 35 илдән 500дән артык компания катнашты.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100