news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан көллият һәм техникумнарында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана

Татарстан көллият һәм техникумнарында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак һәм 15 августта тәмамланачак. Иҗади сәләтләрне күрсәтүне таләп итүче белгечлекләргә гаризалар 10 августка кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«2024 елгы кабул итү кампаниясенең яңалыгы бар – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары, аттестатта күрсәтелгән белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә карамастан, көллият һәм техникумнарга беренче чиратта кабул ителү хокукына ия», — диелә хәбәрдә.

Буш бюджет урыннары булган очракта документларны кабул итү 25 ноябрьдә тәмамланачак. Республиканың һөнәри белем бирү оешмаларына 2024-2025 уку елында 16 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot