news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан клиникалары «Иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтү» бәйгесендә җиңде

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин котлады.

Татарстан клиникалары «Иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтү» бәйгесендә җиңде
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» бәйгесе һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Бәйгедә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең котлавын җиткерде.

«Бәйге предприятиеләргә Татарстан һәм Россиядә генә түгел, чит ил базарларына да юл ача. Шунысы куанычлы, сәнәгать җитештерүчеләре белән беррәттән, конкурска хезмәт күрсәтү өлкәсе дә активрак кушыла. Безнең предприятиеләрнең сыйфат потенциалы Татарстан Республикасы һәм бөтен ил иминлеге өчен файдаланылыр дип ышанам», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Үзенең чыгышында ул шулай ук җиңүчеләргә югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм кирәкле хезмәтләр күрсәтү эшендә яңа уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot