news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китапханәчеләрен Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына чакыралар

Россиянең «Белем» җәмгыяте Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итүне ачты. Конкурс РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм заманча мәктәп китапханәләрен үстерүче, укуны популярлаштыручы һәм балалар һәм яшьләр өчен мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыручы педагог-китапханәчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Алынган мәгълүматларга караганда, беренче сезонда Татарстаннан Мамадышның 3нче мәктәбеннән Ләйсән Мөбәрәкшина (101дән 500гә кадәр укучы) һәм Алабуга районының Костенеев мәктәбеннән Евгения Минһаҗетдинова (100гә кадәр укучы) җиңүче булдылар. 100 кешегә кадәрге категориядә Сарман районының Олы Нөркәй мәктәбеннән Зилия Сәхбетдинова һәм Саба районының Иштуган мәктәбеннән Светлана Иванова призерлар булдылар.

Хәбәр ителгәнчә, беренче сезон Россиянең 89 төбәгеннән 2,8 меңнән артык педагогны берләштергән. Нәтиҗәләр буенча 27 төбәктән 15 җиңүче һәм 28 призер билгеләнде. Иң яхшы автор практикалары конкурс сайтында бастырылган һәм бөтен ил буенча педагоглар тарафыннан файдаланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot