news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китаплары Мәскәүдә Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнашачак

"Non/fictio №18" Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә Татарстан китап нәшрияты үз басмаларын тәкъдим итәчәк.

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстан китап нәшрияты басмалары 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында узачак “Non/fictio№18” Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә дөньяның 20 иленнән 300гә якын нәшрият һәм әдәби берләшмә катнашачагы мәгълүм. Әлеге халыкара ярминкә белән үзенә күрә әдәби елга йомгак, заманча укучының ихтыяҗларына, кызыксынуларына анализ ясалачак. Ярминкә узган көннәрдә шунда ук әдәби очрашулар, китаплар тәкъдим итү чаралары, “түгәрәк өстәл”ләр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100