news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китапханәчеләре “Ел китапханәчесе-2014» II Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты

Ике финалчы да җиңүгә лаек санала

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия китапханәләр ассоциациясе тарафыннан РФ муниципаль дәрәҗәдәге китапханә хезмәткәрләре арасында “Ел китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Быел конкурс икенче тапкыр уза. Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 296 гариза кабул ителгән. Конкурс финалына 20 катнашучы чыккан. Финалчылар арасында татарстанлылар Гүзәл Эркәева һәм Алексей Дмитриев бар. Ике финалчы да - җиңүгә лаеклы дәгъвачылар.

 Алексей Сергеевич Дмитриев — “Аксубай җирлекара үзәк китапханә” ММБУның мәгълүмат-сервис бүлеге мөдире. Алексей районның китапханә системасында 6 ел эшли, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмат-документ коммуникацияләре факультетында укый. Алексей катнашында Аксубай җирлекара үзәк китапханәсе 2008, 2009 һәм 2012 елларда Мәдәният министрлыгы һәм 2012 елда “РИТЭК” компаниясе аша 4 грант откан.

Гүзәл Дәминовна Эркәева – “Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасы” МБУ ның 11 нче филиалы Костенеевск авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе. Ул барлык китапханә конкурслары һәм муниципаль, республика, төбәкара, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурслары лауреаты. Ул китапханә эшчәнлеге турында күп санлы басмалар авторы.

Хәзер Россия китапханәләр ассоциациясе сайтында (www.rba.ru) онлайн-тавыш бирү уза, анда һәркем катнаша ала. Тавыш бирү 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәләр буенча җиңүче билгеле булачак, дип хәбәр итә республиканың сукырлар һәм күз күреме начар булганнар өчен махсус китапханәнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100