news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан китап нәшриятының яңа җитәкчесе Рөстәм Галиуллин: Мин үз мохитемдә калдым

Татарстан китап нәшриятының яңа җитәкчесе Рөстәм Галиуллин: Мин үз мохитемдә калдым
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан китап нәшриятының генераль директоры итеп язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Бүген аны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллективка тәкъдим итте.

Фото: © Татарстан китап нәшриятының матбугат үзәге

«Татарстан китап нәшрияты миңа автор буларак та, укучы буларак бик якын – беренче китабым да, барлык татарча китапларым да биредә чыкты. Шуңа үз дөньямда, үз мохитемдә калдым дия алам», – диде Рөстәм Галиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«106 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшриятын җитәкләргә алынуның җаваплылыгын аңлыйм – шуңа аның үз йөзен саклап, традицияләрне дәвам итеп һәм заманча трендларны кулланып эшләргә язсын», – диде ул.

  • Август урталарында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның әлеге вазифасыннан китүе турында билгеле булган иде.
  • Язучы Рөстәм Галиуллин тумышы белән Арча районының Наласа авылыннан. 2018 елдан бирле «Казан утлары» журналын җитәкләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot